Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында Мәүлид ае уңаеннан бик күркәм һәм эчтәлекле кичә булып үтте
Бәйрәм очрашуында авылның хөрмәтле хаҗиясе Шәйхуллина Тәскирә апа, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлнур Әхмәт кызы, шулай ук мөслимәләр Кадрия Рафаил кызы һәм Максумова Роза апа динебез тарихы, Мәүлид аеның олуг әһәмияте турында бик матур, күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләп киттеләр.